"Изгелек" үзәгендә "Юмарт сишәмбе” кампаниясе кысаларында хәйрия чарасы

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

     2018 елның 20 ноябреннән 4 декабрьгә кадәр Россиядә #ЮмартСишәмбе кампаниясе уза. Шушы уңайдан Әтнә районы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре «Пятерочка», «Магнит» һәм «Магнит Косметик» кебек сәүдә челтәрләрендә булып, аларны хәйрия чарасында катнашырга өндәделәр, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләгән гаиләләргә булышуларын сорадылар. Бүген, ягъни 20 ноябрь көнне әлеге чарага  “Пятерочка” сәүдә челтәрендә старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International