Спорт белән даими шөгыльләнү – оптималь физик форманы саклау, иммун статусын күтәрүнең нәтиҗәле ысулы һәм авыруларга каршы яхшы профилактикала чарасы булып тора. Сарман муниципаль районында халык арасында гомуми физкультура хәрәкәтен үстерү, район халкының сәламәтлеген саклау һәм активлыгын арттыру максаты белән «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» исеме астында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру бара.
Ноябрь аенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә ГТО физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар. Әлеге чара Сарман гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында үтте. Нормативларны тапшыру башланыр алдыннан тантаналы җыелу булды. Җыелганнарны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин ГТО нормаларын тапшыру кагыйдәләре турында аңлатты. Алар барлык катнашучыларга уңышлар һәм спорт осталыгы күрсәтүләрен теләделәр.
«Шәфкать» үзәгенең барлык 98 хезмәткәре дә әлеге чарада катнашты. Катнашучылар ярышлардан күтәренке кәеф һәм куңел көрлеге белән таралыштылар.