Арчадагы “Өмет чаткысы”

2018 елның 30 ноябре, җомга

Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында үзәкнең чыгарылыш  балары  Рамил Шарафутдинов, Айрат Низамов һәм Илфир Шайдуллин белән очрашу оештырылды. Алар бочче спорт уены белән шөгыльләнәләр, төрле ярышларда катнашып призлы урыннар алалар.

Алар  бездә тәрбияләнүчеләргә үзләренең спорттагы  дәрәҗәләре турында сөйләделәр  һәм боччеда уйнау буенча мастер класс күрсәттеләр, уенның төп кагыйдәләрен, нечкәлекләрен, ыргыту техникасын күрсәттеләр. Соңыннан бергәләп уйнадылар. Балар уены тиз отып алып, матур уен күрсәттеләр. Оештыручылар әйтүенчә мондый чаралар , бочче уены һәр елдан ел үсеп бара һәм шушы уен ярдәмендә  мөмкинчелекләре чикләнгән балаларның алдагы тормышларында үз юлларын һәм  якты киләчәкләрен табырга ярдәм итәчәк. Алар әйтүенчә, бу спорт төре иң беренче булып балаларга башкалар алдында реабилитация үтәргә һәм дә ияләнүгә ярдәм итә. Балалар бер-берләре белән аралаша башлый, әти-әниләре башкалар белән таныша, үз фикерләре белән алмашалар, ә бу үз чиратында шушы спорт төренең кил чәгенә бик нык тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International