Әни-ул безнең тормышта иң төп кеше. Нәкъ менә әни кеше баласының беренче көннәреннән генә түгел, ә карынында йөрткән вакыттан ук кайгырта. Шуңа күрә Әниләр Көне - ул гади бәйрәм генә түгел. Бу көнне без иң кадерле һәм яраткан кешеләрне котлыйбыз.
Ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышы аеруча ихтирамга лаек. Аларның балалары сәламәтлеге өчен куйган көндәлек тырышлыклары - бу гади хезмәт кенә түгел,шуңа күрә бу герой әниләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Үз-үзеңә юл» клубы әгъзалары бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Алар өчен әкият терапиясе дәресе оештырылды, аның барышында әниләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан кунаклар эмоциональ бушану бүлмәсен карадылар, анда рәхәтләнеп ял итә алдылар, борчылу һәм тискәре хис-кичерешләрдән арындылар. Соңыннан клубта катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды.
Һәр әни үзенең физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да сәламәт булырга кирәклеген онытмаска тиеш! Чөнки сәламәт һәм шат күңелле әни генә балага үзенең бөтен мәхәббәтен һәм җылысын бирә ала.