Түгәрәк өстәл
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 30нчы ноябрьдә үзәк белгечләре , ата-аналары белән “Түгәрәк өстәл» оештырылды. Анын эшендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль яклау Идарәсе башлыгы урынбасары Белова М.Н., Чаллы шәһәре ГУРО ФСС РФ 9нчы филиалы җитәкчесе Чертищева Ю.С. катнашты. Очрашу барышында балаларнын өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнү, реабилитация өчен кирәк булган материаллар белән тәэмин итү мөмкинлекләре каралды.