ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

         2018 нче елның 30 нчы августында Республика көне уңаеннан веломарафон уздырылды. Әлеге бәйрәмне бу рәвешле үткәрү Әтнә районы халкы өчен матур гадәткә кереп калды. Веломарафонда районның барлык оешмалары да актив катнашты. “Изгелек” үзегеннән әлеге марафонда катнашырга өйдә социаль  хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Галимҗанова Гөлшат һәм социаль хезмәткәр Зарипова Ләйсән теләк белдерде.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан авыл җирлекләре һәм «Наз» комплекслы үзәг белгечләре белән берлектә 6 августтан 28 августка кадәр пенсионерлар һәм инвалидлар катнашында «Иң яхшы чәчәклек - 2018» конкурсы үтте.

  31 нче август 2018нче ел, җомга

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хайбулова, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан «Дәүләт хезмәтләре Порталы – бик тиз һәм җайлы» дигән мастер класс үткәрде.

Чараның максаты: республика гражданнарында электрон аша дәүләт хезмәтләрен алу буенча кызыксыну уяту һәм белемнәрен арттыру иде.

Мастер-класста катнашучылар дәүләт хезмәтләрен электрон аша,  өйдән чыкмыйча гына, тиз  һәм уңайлы алу өстенлеге: табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен тапшыру, кәрәзле элемтә өчен, коммуналь хезмәтләрен онлайн түләү турында белделәр. Белгеч дәүләт хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru, аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук, шәхси кабинет булдыруны, чарада дәүләт порталында теркәлергә теләгән катнашучы мисалында күрсәтте.

Чарада 8 кеше катнашты.

29  август, чәршәмбе 

Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә  “Шифалы үләннәр артыннан”  исемле экскурсия үткәрелде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 14 кеше актив катнашты. Алар, бик теләп, файдалы үләннәр җыйды.

 

Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә – “Юл иминлеге” җитәкчесе белән очрашу

 

                  31 нче август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районында профилактика бүлек җитәкчесе  Алсу Ситдикова белән очраштылар, әңгәмә кордылар, видеофильмнар карадылар.             

2018 нче елның 29 нче августында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Бакчачылык” хезмәт реабилитациясе программасының чираттагы дәресе булып узды. Дәреснең максаты – катнашучыларга орлыкларны дөрес итеп җыю һәм аны саклау ысуллары белән таныштыру иде. Дәрестә күберәк сөйләү өлеше булуга карамастан, катнашучыларның кызыксынулары кимемәде. Алар тарафыннан күп сораулар бирелде, һәм аларга җаваплар каралды.

“Гнездышко” приютында “Белем бәйрәмен” зурлап уздырырга яхшы традициягә әйләнде.

Тукай районы картлар hәм инвалидлар Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар үткәрелде. 29 нчы августта Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар урманга экскурсияга бардылар. Дару үләннәре, гөмбә җыйдылар.

31 нче август көнне картлар hәм инвалидлар йортында ААҖ"Форд Соллер"ның адвокаты белән очрашу узды. Социаль хезмәт алучылар үзләренең кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

2018 елның 29 август көнне Пирамида куңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов катнашында Республики көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Әлеге чарада безнең районнан Соцөиалистик хезмәт герое Гөлбикә Галиевна Кәримова катнашты.

30 августта без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Әлеге истәлекле вакыйгага Аксубай муниципаль районы“Хыял”  социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен матур күргәзмә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International