31 нче август 2018нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хайбулова, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан «Дәүләт хезмәтләре Порталы – бик тиз һәм җайлы» дигән мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: республика гражданнарында электрон аша дәүләт хезмәтләрен алу буенча кызыксыну уяту һәм белемнәрен арттыру иде.
Мастер-класста катнашучылар дәүләт хезмәтләрен электрон аша, өйдән чыкмыйча гына, тиз һәм уңайлы алу өстенлеге: табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен тапшыру, кәрәзле элемтә өчен, коммуналь хезмәтләрен онлайн түләү турында белделәр. Белгеч дәүләт хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru, аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук, шәхси кабинет булдыруны, чарада дәүләт порталында теркәлергә теләгән катнашучы мисалында күрсәтте.