Безнең як табигате шифалы үләннәргә бик бай. Урман болыннары умырзая, җилдәк, мәтрүшкә, күкебаш һ.б. бик күп файдалы үләннәр белән тулган. Борынгы грек табибы Гиппократ үзенең хезмәтләрендә һәм дәвалау эшендә 200 дән артык шифалы үлән файдаланган. Ул заманнан бик күп нәрсә үзгәрүгә карамастан, фитопрепаратлар һаман да бик мөһим урын алып тора. Әлеге чараның максаты булып халыкның иҗади активлыгын озайту, энергия һәм киләчәккә ышанычын саклап калу иде.