Менә көз дә килеп җитте. Бу ел фасылы безгә зур бәйрәмнәрнең берсен “Белем бәйрәмен” алып килде.
“Гнездышко” приютында “Белем бәйрәмен” зурлап уздырырга яхшы традициягә әйләнде. Незнайка, Буратино, “А” хәрефе кебек әкият геройлары катнашында “Белем – нур” дигән күңелле тантана оештырылды. Балалар өчен төрле конкурслар һәм сынаулар әзерләнде. Алар табышмаклар әйттеләр, мәктәп букчаларын уку әсбаплары белән тутырдылар, уйнадылар, җырладылар.
Балаларга кунакка приютның якын дуслары – байкерлар килделәр. Алар үзләренең яшь чакларын, уку елларын искә төшерделәр, төрле кызыклы хәлләрне сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында барлык балаларга уку әсбаплары бүләк ителде. Бәйрәм күңелле һәм җылы узды. Бәйрәм көне байкерлар белән мотоциклларда йөрү белән тәмамланды.