2018 нче елның 29 нче августында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Бакчачылык” хезмәт реабилитациясе программасының чираттагы дәресе булып узды. Дәреснең максаты – катнашучыларга орлыкларны дөрес итеп җыю һәм аны саклау ысуллары белән таныштыру иде. Дәрестә күберәк сөйләү өлеше булуга карамастан, катнашучыларның кызыксынулары кимемәде. Алар тарафыннан күп сораулар бирелде, һәм аларга җаваплар каралды.