ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе
2018 нче елның 22 нчы август көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена инициативасы буенча «Татарстан флагы - безнен горурлыгыбыз» дигән темага рәсем конкурсы булып узды.

22 нче август  2018 ел, чәршәмбе

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшләүче Альбина Камалова Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрде.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар Рәсәй флагының һәр төсе нәрсәне аңлатканын һәм кайсы җирләрдә күрергә мөмкин икәнен белделәр. Чара ахырында  "Минем адрес – Россия"дип аталган рәсем конкурсында  катнаштылар. 

Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгы буенча укулар

«22 август – Россия дәүләт флагы көне”. Шул бәйрәм хөрмәтенәТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге "Забота"  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенен белгечләре тарафыннан  “Флаг России” дигэн чара уткэрелде.

22 нче август 2018 нче ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” активистлары, Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы көненә багышланган интеллектуаль уен «Брейн Ринг» уздырдылар.

Уенның максаты Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы турында мәгълүматне киңәйтү, патриотик хисләрне үстерү һәм Дәүләт Байрагына хөрмәт тәрбияләү иде.

Алып баручы Марат Закиров интеллектуаль уенның темасын игълан итеп, 22 нче август – гадәти булмаган көн икәнен билгеләп үтте. 1991 нче елда Русия Федерациясе Югары Советы рәсми милли байрак өч төстән торырга тиеш дип карар чыгарды. Шул ук көнне 22 август - дәүләт байрагы көне итеп билгеләнде.

Уенда алтышар кешедән торган биш команда катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар уенны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерделәр

Чарада 49 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.

22 нче август  шәһәр китапханәсенең № 5 филиал хезмәткәрләре тәрбиячеләр белән берлектә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар ы  өчен Россия Федерациясенең Хокүмәт флагына багышлашап юри үткәрделәр. Рәсәй флагының һәр төсе нәзсәне аңлатканын һәм кайсы җирләрдә күрергә мөмкин икәсен белделәр. Чара ахырында балалар “Безнең Туган” илебез нинди төсле дигән конкурста каткаштылар. Чарада 45 кеше катнашты.

Мәскәүдә 81 нче яшендә популяр язучы Эдуард Успенскийның үлү хәбәрен ишеткәч күрмәүче чистайлылар бик якын кеше югалту хисе кичерделәр.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортына Мансур хәзрәт  килде.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтелүче сәламәтлеге чикле балалар белән «Физкульт-привет!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

1988 елның 17 августында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте нигезләнгән. Шул уңайдан социаль-тернәкләндерү бүлегендә җирле инвалидлар җәмгыяте рәисе Хөснетдинова Валентина Алексеевна белән очрашу булды. Валентина Алексеевна гражданнарның инвалидлар җәмгыятенә керү шартлары белән таныштырды, җирле бүлекчә функцияләре турында, шулай ук җәмгыятьтә оештырылган  аеруча әһәмиятле чаралар турында, инвалидлар арасындагы уңышлары турында сөйләде. Утырышны йомгаклап, Валентина Алексеевна барлык теләүчеләрне иҗтимагый инвалидлар оешмасына керергә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International