«Физкульт-привет!». “Веста” Үзәге .

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтелүче сәламәтлеге чикле балалар белән «Физкульт-привет!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: баланың вестибуляр аппаратын, хәрәкәт активлыгын һәм координациясен үстерү.

Дәрес вестибуляр аппаратны үстерүгә юнәлдерелгән “Капкага тимичә уз” уены белән башланып китте. Балалар кеглилардан ясалкан капка аша аңа тимичә генә узарга тиеш иделәр. Башта моны ачык күзләре белән эшләсәләр, соңыннан күзләрен йомып үтәргә тиеш булдылар. Беренче карашка бик җиңел генә тоелган биремне йомык күзләр белән үтәве авыр булып чыкты. Алга таба дәрес олы моториканы үстерүгә юнәлдерелгән туплы уен белән дәвам итте. Балалар түгәрәккә басып бер-берсенә аяк белән тибеп туп бирделәр. Әлеге гади бирем аларда объектларны күзәтү сәләтен үстерә, шулай ук туп артыннан йөгерү барышында моторик күнекмәләрне формалаштыра.

Әлеге дәрес балаларга бик ошады, күзләрне каплап “туннель” аша узуы авыр булса да, тупны алга гына тибүе җиңел булып чыкты. Әти-әниләр әлеге шөгыль өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм алга таба шулай дәвам итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International