ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында Терочкин Сергейның туган көн бәйрәме.

11 нче июль 2018 ел, чәршәмбе.

 Ветераннарның «Гармония» хореография коллективы төркеме концерт программасы белән “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә булды.

Чараның максаты: мәдәнияткә, сәнгатькә омтылу, ял үткәрү тәҗрибәсе белән таныштыру һәм актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.

Социаль хезмәт алучыларны, концертны алып баручы Любовь Гостева үзенең дәрт бирә торган шигырләре белән сәламләде. Концерт барышында ул, чыгыш ясаучылар белән таныштырырга да, хореография коллективының яшьлек һәм активлык сере белән дә  уртаклашырга өлгерде.

Михаил Авдеев һәм Людмила Санникованың, Виктор Анискин һәм Евгения Крылованың матур һәм нәфис бию чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Гармунчы Александр Свищев  уйнавында дәртле, кызыклы, юмористик җырлар яңгырады. Чара күтәренке күңелле тамашачылар белән берлектә дәвам итте.

Концерт һәм анда бергә җырлаган  такмаклар, җырлар, биюләр социаль хезмәт алучыларда һич тә онытылмас кичерешләр калдырды.

Чарада 37 кеше катнашты.

Сабантуй  КЦСОН “Надежда” тернәкләндерү үзәгенд

Юл картасын үтәү максатыннан  һәм социаль хезмәтләр алучыларга инвалидлык группасын билгеләү эшен оештыру буенча, эш визиты белән Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына  Казан шәһәре «Медицина Диагностика үзәге»нән табиблар бригадасы килде.

11 июль 2018 ел, чәршәмбе

Балалар яштәшләреннән башка яши алмыйлар, әмма аларның бер – берсе белән аралашу өчен өлкәннәрнең ярдәменнән башка тиешле нәтиҗә бирми.

Бүген тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар, әлеге зур техниканы йөртәче  комбайнчылар белән сөйләштеләр. Балаларга кабинага утырып, тирә- якны күзәтү мөмкинлеге бирелде.Киләсе этап запас частьләр складында үтте,  анда склад мөдире балаларга һәр детальне җентекләп күрсәтте һәм аларның ни өчен кирәк булулары турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләргә барлык детальләрне дә тотып карарга рөхсәт ителде.

         Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләре   «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чаралар үткәрделәр.

         Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

          Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрүе төп эш булып тора. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр әлеге программа буенча актив шөгыльләнәләр. Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде.

8 июль илебездә Гаилә, мэхэббэт hәм тугрылык көне буларак бәйрәм ителә. Безнең ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» ның социаль хезмәткәрләре дә бу бәйрәмгә кушылдылар. “Мәхәббәт һәм тугрылык турында сөләшик әле” дигән темага җыелышып сөйләштеләр. Үз карамагындагы булган өлкән яштәгеләргә әлеге бәйрәм турында сөйләделәр hәм гади ромашка чәчкәләрен тапшырдылар.

    8 июль – Халыкара гаилә, ярату һәм тугрылык көне. Шул уңайдан, 2018 нче елның 11нче июлендә Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең  социаль педагогы социаль участокларда “Гаилә һәрвакыт ярдәмгә әзер” дип исемләнгән чара уздырды. Максаты: балигъ булмаганнарда  гаиләгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Әлеге чарада ведомство һәм ведомствоара патронатта торучы 23 бала катнашты.

«Программасы кысаларында Профориентация калейдоскобы. Һөнәре минем хыял» социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» балалар өчен дигән мәгълүмат сәгате «Дәресләре коневодства» - белән таныштырдылар һөнәре коневода. Приюты карамагындагы балалар белдек, дип коневод бик игелекле һөнәр, чөнки ул өйрәтә, ничек кирәк, дөрес карчык лошадьми өчен атлары иде сәламәт, күңелле һәм көчле. Укучыларга сөйләделәр, анда эшли, профессиональ терлекчеләре: ипподромах, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, конюшнях һәм конезаводах. Бурычларын у коневода бик күп. Ул гына түгел, кормит, выгуливает, моет лошадок да ачыклый авырулары белән бергә ветеринар лечит хайваннар. Балалар карадылар, кызыклы презентация, ә ахырында викторина үткәрделәр беркетү өчен алынган белем. «Һөнәр коневода тыш, матди файда китерә, тагын да зур моральное ләззәт, чөнки атлар ия уникаль сәләтенә алырга стресс сөендереп тирә-юньдәгеләр» - белән уртаклаштылар приюты тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова. Дәвам итү белән танышу, һөнәр коневода планлаштырыла экскурсия «Атлар. Көч һәм грация» ат-спорт мәктәбендә «Актай».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International