Аксубай муниципаль районы “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү максатыннан ҖЧҖ " Агрофирма «ВАМИН - Аксу» га экскурсия оештырылды.

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Бүген тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар, әлеге зур техниканы йөртәче  комбайнчылар белән сөйләштеләр. Балаларга кабинага утырып, тирә- якны күзәтү мөмкинлеге бирелде.Киләсе этап запас частьләр складында үтте,  анда склад мөдире балаларга һәр детальне җентекләп күрсәтте һәм аларның ни өчен кирәк булулары турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләргә барлык детальләрне дә тотып карарга рөхсәт ителде.

Экскурсия ахырында ягулык салу пунктын карадылар.

Әлеге экскурсия барышында балаларны  бик күп нәрсәләр кызыксындырды, машина йөртүче булып эшләүнең ни дәрәҗәдә авыр һәм җаваплы булуына төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International