Бүген 11 июль көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче Тёрочкин Сергей үзенең туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә Сергейның яраткан иптәшләре һәм балалар йорты хезмәткәрләре чакырылды. Тәрбияче апалары ярдәмендә мул итеп өстәл әзерләнде. Килгән кунаклар Сергейга истәлекле бүләкләр тапшырды. Югары Утар балалар йортында һәр баланың туган көне зур әзерлек белән уза. Бу бәйрәм балалар арасынды үзара дуслык, бердәмлек тәрбияләп кенә калмый, ә аларны дуслаштыра да берләштерә дә.