“Гаилә, мэхэббэт hәм тугрылык көне”

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

8 июль илебездә Гаилә, мэхэббэт hәм тугрылык көне буларак бәйрәм ителә. Безнең ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» ның социаль хезмәткәрләре дә бу бәйрәмгә кушылдылар. “Мәхәббәт һәм тугрылык турында сөләшик әле” дигән темага җыелышып сөйләштеләр. Үз карамагындагы булган өлкән яштәгеләргә әлеге бәйрәм турында сөйләделәр hәм гади ромашка чәчкәләрен тапшырдылар.

Бу   бәйрәмнең хәттә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип аталган үзенең медале бар, hәм бик матур символы – ромашка чәчәге, чөнки элек электән бу чәчкә Россияда мехәббәт символы булган. Бу матур гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме  елдан-ел саен илебездә популярлаша бара.

 Әлбәттә инде, бүгенге дата —  бөтен гаиләбез белән бергә җыенырга тагын бер сәбәп, үз туганнарың һәм якыннарың турында аеруча кайгырту күрсәтү көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International