11 нче июль 2018 ел, чәршәмбе.
Ветераннарның «Гармония» хореография коллективы төркеме концерт программасы белән “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.
Чараның максаты: мәдәнияткә, сәнгатькә омтылу, ял үткәрү тәҗрибәсе белән таныштыру һәм актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.
Социаль хезмәт алучыларны, концертны алып баручы Любовь Гостева үзенең дәрт бирә торган шигырләре белән сәламләде. Концерт барышында ул, чыгыш ясаучылар белән таныштырырга да, хореография коллективының яшьлек һәм активлык сере белән дә уртаклашырга өлгерде.
Михаил Авдеев һәм Людмила Санникованың, Виктор Анискин һәм Евгения Крылованың матур һәм нәфис бию чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Гармунчы Александр Свищев уйнавында дәртле, кызыклы, юмористик җырлар яңгырады. Чара күтәренке күңелле тамашачылар белән берлектә дәвам итте.
Концерт һәм анда бергә җырлаган такмаклар, җырлар, биюләр социаль хезмәт алучыларда һич тә онытылмас кичерешләр калдырды.
Чарада 37 кеше катнашты.