«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча чаралар үткәрү

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

         Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләре   «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чаралар үткәрделәр.

         Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

          Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрүе төп эш булып тора. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр әлеге программа буенча актив шөгыльләнәләр. Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International