Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында «Кеше һәм галәм» дип исемләнгән чара

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрель көнне “Шәфкатьлелек” булегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан космонавтика  көненә багышланган "Кеше һәм галәм”дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чараның максаты: балаларга “космос” төшенчәсе турында белешмә бирү; космонавтика барлыкка килү, космоска беренче очышлар турында белемнәрне формалаштыру;

Бурычлар: кешенең космоска беренче очышы тарихы, космонавтика үсешенә өлеш керткән кешеләр белән таныштыру; танып-белү, кызыксынучанлыгын үстерүгә ярдәм итү; Космоска юл ачучылар, үз илең өчен горурлык тәрбияләү, бер – береңә карата мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Галәм... кешелек тарафыннан ахырына чаклы чишелмәгән иң зур сер! Ул үзенең гадәти булмаган үзлекләре һәм табышмаклары белән үзенә тарта. Борын-борыннан кешеләр күккә карап, йолдызларның ни өчен яктырак булуын, ә кайсыларының саграк булуын, ни өчен алар төрле төстә булуын аңларга тырышты.

Балалар мультимедиа чаралары ярдәмендә  космик киңлекнең макетын күзәттеләр, анда Венера, Марс, Сатурн, Җир һәм башка планеталар кояш тирәли әйләнүләре сурәтләнгән иде. Балалар макетны карап, планетабыз урнашкан Кояш системасы, беренче космонавт Юрий Гагарин, безнең юлдашыбыз ай турында әңгәмә кордылар, шигырьләр, хикәяләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр. Ахырдан үз хис-тойгыларын рәсемнәрдә чагылдырдылар, ракеталар әвәләп, очу аппаратлары ясадылар.

Балалар Галәмнең космик киңлекләре буенча мавыктыргыч виртуаль сәяхәт ясадылар, космонавтлар булып уйнадылар, йолдызлы табышмаклар чиштеләр, мультфильм карадылар. Тематик әңгәмә ахырында «Бу серле космос»мини-конкурсы булды.

Катнашучыларның һәркайсы кызыклы, билгесез космос турында күзаллауларын киңәйтте. Һәм балалар безнең уртак Җир планетабызны, аның табигатен сакларга кирәк, чөнки ул кешеләр яши торган бердәнбер Кояш системасы икәнлеген  аңладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International