1 апрельдә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Көлке көненә багышланган музыкаль – күңел ачу чарасы уздырылды.
Клоуннар Степа һәм Тяпа балаларны музыкаль залда бик күңелле каршы алдылар. Алар балалар белән кызыклы уеннар, конкурслар уздырдылар. Степа бик кызыклы фокуслар күрсәтте һәм шулай ук музыкаль номерлар да булды. Бәйрәм бик күңелле узды. Берәү дә игътибарсыз калмады.
Барлыгы 20 кеше катнашты.