2021-нче елның 3-нче июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Туган ягым” дигән темага рәсем дәресе уздырды.
Максат: туган як турында балаларның белемнәрен киңәйтү; туган якка карата мәхәббәт хисе тәрбияләү; балаларда үз илең өчен горурлык хисе уяту; кул моторикасын үстерү.
Нинди матур һәм бай безнең туган ягыбыз! Анда күпме кызыклы, йөрәккә якын әйберләр бар. Табигать ул – баланы рухи яктан баетуның бетмәс – токәнмәс чыганагы. Балалар даими рәвештә теге яки бу формада табигать белән очрашып торалар. Аларны яшел болыннар, урманнар, төрле чәчәкләр, күбәләкләр, бөҗәкләр үзләренә җәлеп итә. Табигатьнең төрле дөньясы балаларда тере кызыксыну уята.
Рәсем буенча дәресләр әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәтәләр, табигатькә карата мәрхәмәтле һәм сакчыл караш тәрбиялиләр. Дәрес башында балаларга туган як табигате сүрәтләнгән рәсемнәр, картиналар күрсәтелде. Аннары балалар рәсем ясарга керештеләр. Төсле карандашлар, фломастерлар белән тырыша-тырыша рәсемнәр ясадылар. Туган якны яратуларын балалар үзләренең рәсемнәре аша аңлаттылар.