«Сәламәтлек утравы»

2021 елның 8 июне, сишәмбе

7 июнь көнне Россиянең махсус олимпиадасына әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-хәрәкәтләнү күнекмәләрен, командада эшли белүне үстерү.

Дәреснең мәгълүмати өлешендә катнашучылар “Махсус олимпия уеннары” төшенчәсе, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Олимпия уеннарының җәйге һәм кышкы төрләре каралды. Белгеч балаларны махсус Олимпиада белән таныштырды, анда ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар катнаша. Алга таба балаларга ошаган спорт төрен рәсемдә ясарга һәм аның турында сөйләргә тәкъдим ителде. Дәреснең практик өлешендә катнашучылар үзәкнең җәйге мәйданчыгында, командаларга бүленеп, баскетбол һәм футбол уйнадылар.

Дәрестә балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар, командада эшли белүләрен, хәрәкәтләрнең тизлеген һәм җитезлеген үстерделәр. Дәрестә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International