7 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Конституция», «Хокук», «Бурыч» төшенчәләрен ныгыту, үз илеңә патриотизм хисен формалаштыру, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын үстерү максатыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 бала арасында «Россия көне» дигән чара уздырды.
Дәрес барышында белгеч балалар белән илнең Төп законы-РФ Конституциясе турында сөйләштеләр, нәрсә ул хокук һәм бурыч, Россия гражданины нинди хокукларга ия һәм нинди вазыйфаларны үтәргә тиешлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук дәүләт символларын: герб, флаг һәм гимнны искә төшерделәр һәм беркеттеләр. Аннары белгеч балаларга Россия көне турында сөйләде: әлеге көн кайчан расланды, нәрсә аңлата һ.б.
Кечкенә генә викторина барышында дәрестә катнашучылар алган белемнәрен ныгыттылар һәм нәтиҗә ясадылар-үз сүзләреңне уйлап сөйләргә һәм үз эшләреңне контрольдә тотарга, чит кешеләрнең хезмәтен һәм фикерен бәяләргә, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә, үз илең белән горурланырга һәм аның лаеклы гражданы булырга өйрәнергә кирәк.