Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Рәхим ит, алтын көз!” дип исемләнгән шөгыль

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе
Шөгыльнең максаты: балаларда кәгазь белән эшләү буенча техник күнекмәләр формалаштыру, кулларның вак моторикасын үстерү, тормышта матурлыкны күрергә һәм аңларга өйрәтү; сәнгатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну тәрбияләү. Аппликация- кисеп ябыштыру-ул иҗади эшчәнлек төре, аның барышында төрле фигуралар киселә һәм аларны нигезгә ябыштыра (кагыйдә буларак, кәгазьгә яки катыргыга ябыша). Аппликация өчен иң киң таралган материал-төсле кәгазь, ул сенсорлы кабул итү һәм танып-белү эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Сенсор кабул итүне үстерүгә кәгазьне эшкәртү операцияләре дә ярдәм итә: кисү, өзү һәм яру, ябыштыру. Дәрес башында тәрбияче бала белән агачлар күзәттеләр. Дәреснең нәтиҗәсе булып көзге яфраклар белән зонтик композициясе булды. Барлык гамәлләр дә «кул-кулда» эшчәнлек төре белән башкарылды. Балалар бик канәгать калдылар-бу безнең өчен бәхет.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International