8 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Мин үзем белән гармониядә» дигән темага «Туган кешеләр» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Максаты: катнашучыларның психоэмоциональ халәтне тигезләү.
Дәрестә катнашучылар акрын музыка астында «Күбәләк», «Кәеф төсе», «Тормыш тамыры», «Петуния чәчәге», «Әгәр мин чәчәк булсам...» арт-терапия һәм релаксация күнегүләрен башкардылар, әлеге биремнәр тормыш дәвамын акрынайтырга, тынычланырга, авыр көннән соң үз хәлеңә килергә, шулай ук тормышны башкача төзергә комачаулаучы эчке тискәре эмоцияләрне эшләргә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә катнашучылар сүзләренчә, алып баручыга ышану җиңел булмады. «Петуния чәчәге» дигән күнегү бик файдалы булды. Үзенең эмоциональ фонын мөстәкыйль җайга салу өчен барлык катнашучылар да «Минем тынычлык “кайда” яши» дигән белешмәлек алдылар.