«Гаилә кыйммәтләре»

2021 елның 15 октябре, җомга

14 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Без бергә» клубында инвалид балаларның ата-аналары өчен «Гаилә кыйммәтләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Гаилә кыйммәтләрен актуальләштерү, гаилә үзенчәлекләре, гаилә төшенчәсен гомумиләштерү максатыннан үткәрелгән дәрестә 3 социаль хезмәт алучы катнашты.

Катнашучылар белән очрашу барышында берничә күнегү үткәрелде. «Катнашучыларның күзаллаулары» күнегүендә һәр катнашучы үз исемен атады һәм үз гаиләсе турында берничә сүз әйтте. «Гаилә кыйммәтләре агачы» күнегүендә һәр ата-анага үзенең шәхси агачын ясарга һәм анда үз «гаилә кыйммәтләре»н язарга тәкъдим ителде. Төркем эше вакытында катнашучылар үз гаиләләренең кыйммәтләре һәм традицияләре белән уртаклаштылар.

  Дәрес ахырында, уңай шартлар һәм уңай кәеф тудырып, психолог төркемдә катнашучылар белән «Диңгез» релаксацион күнегүн үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International