«Мәгълүмати агымнар белән идарә итү”

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

14 октябрь көнне 9 нчы социаль участогында “Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру технологиясе” кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Мәгълүмати агымнар белән идарә итү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 9 нчы социаль участокта узган дәрес үз мәгълүмат агымнарың белән идарә итә белү һәм үз «чиста» медиа әйләнәне формалаштыру, заманча мультипликация торышы турында фикер алышуга, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашу башында белгеч балаларга агрессив массакүләм мәдәният шартларында үз мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм үз - үзе белән идарә итә белү турында сөйләде: теләсә кайсы идарә һәрвакыт конкрет максатларны күз алдында тота. Шуңа күрә беренче эш булып конкрет максатлар исемлеген төзү, аларны ирешүгә омтылу һәм үз гамәлләренең барысын максатларыңа якынайту позициясеннән бәяли башлау торырга тиеш. Аннан соң мәгълүмат агымнары белән идарә итү, заманча балалар мультипликациясе турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International