«Мәгълүмат агентлыклары яңалыклары»

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 балигъ булмаган бала өчен «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру технологиясе» кысаларында «Мәгълүмат агентлыклары яңалыклары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүмат ресурсларын куллануның гамәли күнекмәләрен үстерү, заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү, алынган мәгълүматны гомумиләштерү һәм системалаштыру сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде.

Дәрес «Мәгълүмат агентлыкларның яңалыклары» уен-разминкалары белән башланып китте, анда балалар үз яңалыкларын уйлап таптылар һәм бер-берсенә сөйләделәр. Шуннан соң алар яңалыкларны ни рәвешле һәм нинди мәнфәгатьләргә таянып, нинди итеп сайлауларын уйладылар. «Мәгълүмати елга» тренингында катнашучылар парлар белән әлеге вакыйгага өстәмә мәгълүмат сайладылар. Балаларга презентация рәвешендә барлык төркем алдында үз нәтиҗәләрен тәкъдим итү бик ошады.

Дәрес ахырында балалар алган белемнәрнең файдасы һәм бер-берсе белән аралашудан уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International