Россия флагы көне кысаларында «Россиянең өч төсе» дигән чара үткәрелде. Балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы һәм Россия дәүләт символларының әһәмияте турында белделәр. Очрашу ахырында ватманда балалар Россия Дәүләт флагын һәм рус табигатенең гүзәллек символларын: Каенкай һәм матрешканы ясадылар.