21.08.20 ел, җомга.Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтү белгече Л.Ф . Мәрдәнова"Россия флагы көне" дип исемләнгән тематик чара уткәрде.
Бүген - Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Без интернат-йортында яшәүчеләр өчен мавыктыргыч чара үткәрергә булдык. Бурыч түбәндәгечә иде: ирекле, уен формасында РФ символикасы белән танышу. Моның өчен Россия Федерациясе флагын буяу яхшы туры килә. Бу бит туган илгә мәхәббәт һәм патриотизм хисе тәрбияләү өчен менә дигән кулланма. Яшәүчеләрнең һәркайсы РФ әләмен бизәүнең үз ысулын сайлады. Кемдер төсле карандашлар һәм фломастерлардан файдаланды; кемдер пластилин белән кулланды.Чара өлкәннәребезгә бик ошады.
.jpg)