2020 нче елның 19 нчы августы көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы турында әңгәмә» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның үз Республикалары турында күзаллауларын киңәйтү.
«Без туган як дип нәрсәне атыйбыз сон?» республика турында әңгәмәне белгеч әлеге сораудан башлады. Белгеч һәм балалар дәрестә үз республикаларының тарихы, аның символлары турында сөйләштеләр, Татарстан башкаласы - Казан шәһәре, аның халкы, истәлекле урыннары турында бик күп кызыклы һәм танып-белү мәгълүматларын белделәр.
Балалар бер-берсе белән Татарстанның кайсы урыннарында булулары турында, анда нинди кызыклы әйберләр күрүләре һәм киләчәктә кая барырга теләүләре турында сөйләштеләр.