“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен “Массакүләм мәгълүмати чаралар”да кеше образы: нинди ул?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: артык медиакуллану һәм заманча медиа киңлек ягыннан мәгълүмати прессинг шартларында яшүсмернең тормыш юлын сайлауның төп мәгънәләрен актуальләштерү.
«Ариадна җебе» программасы кысаларында 2020 нче елның 13 нче ноябре көнне 19 нчы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 12 балигъ булмаган бала өчен «Нәрсә ул иммунитет?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: организмның саклану үзлекләре, иммунитет төрләренең әһәмияте турында күзаллауларны формалаштыру.
2020 нче елның 14 нче ноябрендә ял көне клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Кыш Бабайның туган көненә багышланган чара уздырдылар. Максат: балаларның ялын оештыру, уңай тормыш җайланмаларын формалаштыру.
15.11.2020 елда Алексеевск муниципаль районында "Кайгырту" приюты тәрбиячесе Анисимова М.А. кече яшьтәге мәктәп балалары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту максатыннан спорт-танып-белү викторинасы үткәрде.
Дәрестә 7 кеше катнашты.
13.11.2020 ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кызыклы тәҗрибәләр үткәрде. Максаты: балаларда танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, мөстәкыйль танып-белү һәм эксперимент аша фикерләүне үстерү. Дәрестә 9 кеше катнашты.
16 нче нояберенде көнне «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан Мамадыш муниципаль районында «Балачак унъеллыгы» чаралары планы кысаларында «имтиханнар алдыннан стрессларга каршы тору» темасына дәрес үткәрелде.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Екатерина Мунина “Су- яшәү һәм сәламәтлек чыганагы” дигән темага лекция үткәрде.
Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең комплекслы реабилитацияләү белгече Хисамова Ләйсән Гомәр кызы социаль хезмәт алучылар белән психологик консультация үткәрә
12.11.2020 елда хезмәт буенча инструктор Давыдова О. Н.12-16 яшьлек балалар белән дәрес үткәрде.
Максат: балаларны шпагат җепләре белән эшләү техникасы белән таныштыруны дәвам итү, техниканы декоратив-эстетик бизәүдә куллану турында күзаллаулар бирү; төп элементларны башкарырга өйрәтү. Дәрестә 5 бала катнашты.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина “Салават күпере” арт-клубы эше кысаларында пластилин терапиясе үткәрде