«Ариадна җебе» программасы кысаларында 2020 нче елның 13 нче ноябре көнне 19 нчы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 12 балигъ булмаган бала өчен «Нәрсә ул иммунитет?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: организмның саклану үзлекләре, иммунитет төрләренең әһәмияте турында күзаллауларны формалаштыру.
Төркем дәресе «Организмның эчке мохите», «күзәнәк», «иммунитет» һәм аның төрләре, төшенчәләре белән танышудан башланды. Алга таба иммунитетны ныгыту һәм сәламәтлекне саклау алымнарына җентекләбрәк тукталдылар. Катнашучылар алып баручылар белән бергә зарядка ясадылар, иммунитетның төп өлешләре турында табышмаклар чиштеләр, дөрес көн режимы белән таныштылар. Моның өчен һәркемгә язулы карточкалар таратылды, алар нигезендә колоннага басарга һәм дөрес көн режимы төзергә кирәк иде. Туп белән «файдалы» - «файдалы булмаган» уены барышында дөрес туклану турында сөйләштеләр. Моның өчен балалар файдалы продуктлар исеме әйтелсә тупны тоттылар, ә зарарлы азык-төлек ишеткән очракта томадылар.
Дәрес ахырында балалар организмны ныгыту һәм сәламәтлекне саклау алымнары белән уртаклаштылар. Дәрестә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр.