"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Екатерина Мунина “Су- яшәү һәм сәламәтлек чыганагы” дигән темага лекция үткәрде.
Чараның максаты: дөрес итеп су эчү тәртибе белән танышу, су балансын сакларга өйрәтү, үз организмыңның сәламәтлеге өчен җаваплылык хисен тоюны арттыру.
Су-кеше организмындагы тән температурасын тиешле дәрәҗәдә тоту, ашкайнату, сулыш алу, бүлеп чыгару һәм башка организмнар системасының өзлексез эшчәнлеген яхшырта һәм тән тиресенең дымлылыгын тәэмин итә. Организмдагы су балансын саклау һәм кулланыла торган суның сыйфатына игътибар бирү- кеше сәламәтлеге өчен зарури.
Су эчү реҗимын саклау сәламәтлеккә бик зур йогынты ясый. Вакытында дөрес итеп су эчү-организмда су-тоз балансын яхшыртуга китерә.
Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучылар үзләренә тәүлеккә күпме су кулланырга кирәк икәнлеген исәпләп чыгардылар. Чара ахырында белгеч тынлаучыларның барлык сорауларына да җавап бирде.
Чарада алты кеше катнашы.