“Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен “Массакүләм мәгълүмати чаралар”да кеше образы: нинди ул?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: артык медиакуллану һәм заманча медиа киңлек ягыннан мәгълүмати прессинг шартларында яшүсмернең тормыш юлын сайлауның төп мәгънәләрен актуальләштерү.
Дәрес «Минем героем» дип аталган рольле уен белән башланып китте. Катнашучыларга медиасреданың теләсә кайсы персонажын (киногерой, йолдыз, артист, телетапшырулар алып баручы һ.б.) сайларга тәкъдим ителде. Төркемнең һәр катнашучысы, персонажны сайлап, аның образына, торышына карата һәм аның исеменнән төркем сорауларына җавап бирде. Калган катнашучылар моны герой дип танырга тырышты. Ахырда һәркем ни өчен нәкъ менә шушы персонажны сайлавы, аның тормышы, хыяллары һәм киләчәккә планнары белән ни рәвешле аваздаш була ала дигән сорауга җавап бирде. Аннан соң балалар «ММЧда кеше образы» күнегүен башкаруга күчтеләр. Катнашучыларга күптөрле басмалар тәкъдим ителде, һәр биттә сурәтләнгән кешеләрне санарга һәм аларга кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Күнегүләрдән соң, яшүсмерләр ММЧ аша кешеләр турында булган мәгълүмат ничек үзгәрә дигән сорауга җавап бирделәр. Балаларның җаваплары буенча мәсәлән, җирле газетада алар янында яшәүче чын, гади кешеләр образларын күрергә була, шул ук вакытта башка мәгълүмат чыганакларында яшь кешенең образы кулланыла һәм көчләп тагыла дигән фикерләрне ишетергә була иде.
Йомгаклау этабында балалар алынган мәгълүматлар буенча дөнья турында булган күзаллауларының ничек үзгәрүе турында булган фикерләрен белдерделәр.