Кызыклы тәҗрибәләр. Алексеевск районы, "Кайгырту" приюты

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

13.11.2020 ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кызыклы тәҗрибәләр үткәрде.         Максаты: балаларда танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, мөстәкыйль танып-белү һәм эксперимент аша фикерләүне үстерү.  Дәрестә 9 кеше катнашты. 

        Сюрпризлы мизгел-балаларның тылсымлы шәһәргә Тылсымчыга  бару һәм аның белән лабораториягә бару, тәҗрибә һәм экспериментлар  үткәрү. Эксперимент башланыр алдыннан техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.

        Балалар Тылсымчы һәм тәрбияче җитәкчелегендә төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр:  «Чәчәк  атты» , «Золушкага  булышыйк», «Шар өрү», «Вулкан чыгу», табышмаклар чиштеләр, физкультминутка үткәрделәр.

        Башкарылган эшләрдән соң балалар өлкән яшьтәге балалар белән бик теләп эчке  тәэсирләре белән уртаклаштылар.

       Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International