«Минем Татарстан»

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

2020 нче елның 17 нче ноябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында «Минем Татарстан» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Туган як турында белемнәрне киңәйтү, Туган республикага мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч Татарстан Республикасының үсеш тарихы турында сөйләде. Аннан соң балалар гаиләләре белән белән республиканың кайсы урыннарында булулары турында искә төшерделәр, алар анда барыннан да күбрәк нәрсә ошавы турында сөйләделәр. Күп кенә балаларга Татарстан башкаласы, кайберләренә Тыюлыклы урыннар, өченчеләренә Болгар һәм Зөя кебек тарихи урыннар ошады. Дәрес барышында балалар һәр дәүләтнең өч мәҗбүри символы (флаг, герб,гимн), шулай ук үз Президенты булуын искә төшерделәр. Үзенең туган шәһәре Түбән Кама, аның истәлекле урыннары һәм балаларның яраткан урыннары турында да сөйләштеләр.

Дәрес ахырында, күпләр Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен белергә һәм хөрмәт итәргә, лаеклы гражданин булырга һәм үз Ватаныңны яратырга кирәк дигән фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International