«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кәгазьнең тылсымлы серләре» дигән темага мастер-класс

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

         Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен «Кәгазьнең тылсымлы серләре»  дигән темага  мастер- класс үткәрде. 

    Мастер-классның максаты: кулланылган материалларны заманча дизайнда куллануның яңа юнәлешләре белән таныштыру, кәгазь көпшәләрдән  үрү күнекмәләрен үстерү.

   Чара башында көндезге бүлектәге социаль хезмәт алучылар «Экологик һәлакәт-кәгазь калдыкларын даими туплау нәтиҗәсе» дигән темага  белешмә алдылар, кулланышта булган гәҗит кәгазен алга таба ничек файдалану турында да белделәр.

    Мастер-класс барышында  белгеч гәҗит  көпшәсе  үрү техникасы  белән таныштырды. Соңыннан, көндезге бүлектәге социаль хезмәт алучылар  гадәти булмаган кәрҗин ясауга керештеләр. Гәҗит  кәгазеннән  көпшәләр ябыштырдылар, ә иң җитезләре көпшәләрдән  кәрҗин үреп куярга  да өлгерделәр. Барысы да үз эшеннән  канәгать калды.

    Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International