2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районы “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлый. Проектның төп максаты-өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгы чорын арттыру.
2019 елдан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүне күз алдында тота торган озак вакытлы карау системасын булдыру буенча актив әзерлек эше алып барды.
План-график нигезендә, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны диспансер тикшерүләре узу өчен Зәй үзәк район хастаханәсенә махсус машинада илтү оештырылды. Бу чара өлкән яшьтәге кешеләргә авыруларны иртә стадиядә ачыклау максаты белән өстәмә профилактик караулар узу мөмкинлеге бирә. Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру актив озын гомер, сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыруга һәм өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Бер ел эчендә диспансерлаштыру процедурасын тугыз йөзгә якын кеше уза.
Әзерлек этабында тагын бер яңалык- “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе”н оештыру булды. “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе”нең дәресләр программасы үз эченә теоретик нигезләрне өйрәнү һәм гомуми тәрбия күнекмәләрен гамәли үзләштерү, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү методларын, гигиеник тәрбия бирү, туклану һәм ашату кагыйдәләрен, табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнүне ала. Алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарга мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшләүче белгечләргә, үз квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. 2020 елда 24 социаль хезмәткәр, шул исәптән 8 сиделка һәм авыру туганнарын караучы 11 кеше карау күнекмәләрен үзләштерде инде.
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты оештырылды һәм уңышлы гына эшләп килә. Прокат пунктының ассортименты зур. Авыруларны карау өчен махсус чаралар һәм җайланмалар булдырылды. Прокат пункты ассортименты тернәкләндерүнең техник чараларына ихтыяҗны өйрәнү нигезендә даими рәвештә яңартыла.
Үзәк базасында Мобиль бригада эшли. Бу өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең районның ерак торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга кичектергесез социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән эш төре. Мобиль бригада тиз арада җавап бирергә һәм кыска вакыт эчендә социаль хезмәтләр күрсәтергә, гражданнарга ярдәм итүнең конкрет формасын оператив билгеләргә тиеш. Мобиль бригада эше ике юнәлеш буенча башкарыла: планлы чыгу һәм гражданнарның конкрет мөрәҗәгатьләре буенча ашыгыч чыгуларны оештыру. Ай саен Мобиль бригадага ярдәм сорап 10лап кеше мөрәҗәгать итә.
Ялгыз кешеләр өчен лаеклы картлык һәм уңайлы тормыш шартлары булдыру дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Сер түгел, өлкәннәр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тиешле тәрбиянең үз йортында булуы кирәк. Тик, кызганычка каршы, һәрвакытта да туганнары бу шартны тәэмин итә алмый. Өстәвенә, ялгыз гражданнар категориясе дә бар, алар артыннан бөтенләй дә караучы юк. Мондый очракларда “Сиделка” хезмәте бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә ала. Алардан 2020 елда 8 социаль хезмәт алучы файдаланды.
Картлыкта өлкәннәргә игътибар һәм ярдәм кирәк. Бу чорда алар ялгызлык, өметсезлек белән очраша. Сәламәтлеген югалткан кеше үз-үзен карый алмый башлый, әмма өлкән яшьтәге гражданнарның күбесе картлар йортына барудан баш тарта.Үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан өлкән кеше өчен гадәти социаль мохиттә яшәү мөхим. Шул максаттан өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытлы тәрбияләү буенча стационар алыштыручы технологияләрне үстерү, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә”ләр төзелә. Мондый гаиләләр өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытлы карау буенча стационар алыштыручы технологияләрне үстерүгә, тулысынча яки өлешчә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарга, аларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, гадәти социаль мохиттә булуны максималь озайтуга, үзара ярдәм традицияләрен ныгытуга, социаль ялгызлыкны профилактикалауга юнәлтелгән. Зәй муниципаль районында шундый 3 гаилә төзелде.
Озак вакытлы карау системасының таләпләренә туры китереп учреждениенең норматив-хокукый базасы эшләнде. “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның торак-көнкүреш һәм социаль шартларын тикшерәләр, алар нигезендә торак урынын адаптацияләү буенча киңәшләр бирелә, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның даими чит кеше ярдәменә бәйлелеген ачыклау (типлаштыру) гамәлгә ашырыла, “Тәрбия тарихы” папкасы һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыны карау буенча шәхси план төзелә.
Озак вакытлы карау системасын булдыру буенча үткәрелә торган барлык чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең актив картлыгы өчен шартлар тудыруга, шулай ук чит ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны сыйфатлы карауга юнәлдерелгән.