«Кояшлы куян» конкурсы

2020 елның 20 ноябре, җомга

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кояшлы куян-2020» энергияне сак тоту темасына XI Республика балалар иҗат эшләре конкурсында актив катнаштылар. Бу конкурс энергетика ресурсларына сакчыл һәм җаваплы караш, балаларның иҗади активлыгын стимуллаштыруга юнәлтелгән. Конкурста 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Татэнергосбыт" АҖ җитәкчесе Ф.З. Зәйнуллин конкурста актив катнашкан өчен рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Коллектив һәм тәрбияләнүчеләр исеменнән «Кояшлы куян-2020» конкурсын оештыручыларга рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International