Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында, Халыкара сукырлар һәм Бөтендөнья яхшылык көне кысаларында «Яхшылыкны, тынычлыкны аңлау юллары» дигән мәдәни-ял итү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: яхшылыкны, шәфкатьлелекне һәм бер-береңне хөрмәт итү, үз халкыңның һәм тулаем кешелелекнең проблемаларына кагылган хисләрне үстерү.
Белгеч социаль хезмәт алучыларны әлеге яңа бәйрәмнең тарихы, традицияләре һәм символы белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар үзара аңлашып һәм тынычлыкка алып баручы “яхшылык юлында сәяхәт иттеләр”, кешеләрнең яхшы эшләрен, хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәтләрен, физик мөмкинлекләргә карамастан, санап уздылар һәм үзләренең яхшылык күрсәтү үрнәкләрен билгеләделәр. Аннары, язучы Марк Твенның иң яхшы кеше сыйфатларының берсе турында «Игелеклелек - ул чукрак ишетә ала торган, ә сукыр - күрә торган тел» дип әйтелгән сүзләрнең мәгънәсен тикшерделәр.
Белгеч, бары тик гуманлы мөнәсәбәт, ирекле ярдәм, башка кешене сөендерергә омтылу, танылуны көтмичә генә, игелекле эш күрсәткән кеше яхшырак була, диеп искә төшерде. Катнашучылар яхшы эшләр эшләгән һәм аны күрсәткән кешегә уңай хис-кичерешләр китерүен искә төшерделәр. Чарага, изгелек төшенчәсен ачып җибәргән табышмаклар, мәкальләр, хикәяләр, шигырьләр һәм театральләштерелгән әкият ямь өстәп барды.
Социаль хезмәт алучы Роза Садретдинованың өч телдәге халык җырлары белән чыгышы, бергә яратып башкарылган совет җырлары һәм күңелле "Бер урында бию” катнашучыларның кәефен күтәрде. Чараның үзенчәлеге булып, өлкән буынның социаль хезмәт алучысы Ильяс Миннегариповның гармунда башкарган җырлары иде. Ул тернәкләндерү курсын үткәннән соң гына гармун уйнау күнекмәләрен исенә төшереп, үти алды һәм үзенең шатлыгын тамашачылар белән дә уртаклашты.
Чара мавыктыргыч, кызыклы һәм танып-белүгә файдалы булды. Социаль хезмәт алучыларга чараның темасы һәм иҗади аралашуга барысының да кушылулары ошады.
Чарада унбиш кеше катнашты.