4-20нче февральдә Пекин шәһәрендә 2022 нче елгы Кышкы Олимпия уеннары уза.Безнең балалар да соңгы яңалыклардан калышмаска тырыша.Тәрбияче Мөбәрәкова Э.В.инициативасы белән кышкы Олимпия уеннары турында видеоролик карадылар.
Чараның максаты-балаларда үз якташлары өчен горурлык хисе уяту, алар өчен җан ату. Хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Саба районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ландыш Фаляхова чыгыш ясый. Шулай ук якташыбыз-фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Камилә Вәлиева. Ул да тумышы белән Саба районыннан.
Балалар тапшыруны соңгы минутка кадәр тын да алмый карадылар. Без якташларыбыз белән горурланабыз, киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!