13 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Хокукый белемнәр нигезләре» программасыннан «Бурычларсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара хокук һәм җаваплылык асылын ачу, хокук һәм бурыч балансын билгеләү, балигъ булмаганнарның төп хокукларын яктырту максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында декларация, конвенция, конституция төшенчәләре турында һәм алар ни өчен кирәк булуы турында сөйләштеләр. Белгеч катнашучылар арасында үз хокукларын һәм бурычларын белүдә җитешсезлекләрне ачыклау буенча зур булмаган тест үткәрде. Аннары балаларны хокук һәм бурычлар исемлеге белән таныштырды, аларның нәрсә икәнен аңлатты. Алган белемнәрне ныгыту өчен А.Толстойның «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» әкиятен искә төшерделәр һәм аның нигезендә берничә хәл каралды. Шулай ук балалар хокук һәм бурычлардан тыш, кылган гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы бар икәненә төшенделәр, берничә маддәне карадылар.