Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының урта төркемдә “Яңа ел бәйрәме”

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
Максат: Яңа ел бәйрәме турында белү, фикерләүне үстерү, яңа ел бәйрәменә кызыксыну уяту, уңай эмоцияләр өчен шартлар тудыру. Яңа ел – иң мавыктыргыч, әкияти һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне бик күпләр зарыгып көтеп ала. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе ул. Бүгенге бәйрәм күңелләргә бик зур шатлыклар өстәде. Балалар яңа ел бәйрәменә өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәм кар кызы күчтәнәчләр, бүләкләр өләшеп тагын килергә вәгьдә биреп киттеләр. Балалар шат һәм кәнагать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International