22.12.2020 «Кайгырту» приютында Зверева Е.Г. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Бу шырпы - зур түгел» дигән танып белү дәресе үткәрде.
Максат: балаларны янгын чыгу төшенчәсе һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
Бурычлар:
балаларда үзлегеннән файдаланырга ярамый торган янгын куркынычы булган предметлар турында күзаллауны формалаштырырга;
ут кешегә файда гына түгел, зарар да китерә дигән күзаллау бирергә, ут куркынычы хисе формалаштырырга;
кешегә янгынны сүндерергә ярдәм итүче янгын сүндерүче һөнәре һәм техникасы турында балаларның белемнәрен ныгытырга;
янгын чыгу сәбәпләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтергә һәм системага салырга; «01» номеры белән балаларны таныштырырга;
янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ныгытырга.
Дәрес вакытында балалар янгын чыгуның нәрсә икәнен, аның нәтиҗәләре турында белделәр.Балалар зур кызыксыну белән янгынга китерергә мөмкин булган төрле ситуацияләр белән иллюстрацияләрне карадылар, янгын сүндерүче һөнәре һәм янгын сүндерергә ярдәм итүче техника турында сөйләделәр. Балалар «Янгын сүндерү әйберләрен җый»уенында рәхәтләнеп уйнадылар, янгын тематикасына табышмаклар чиштеләр һәм алган белемнәрен ныгыттылар, Дружок исемле эткә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр.