«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кәгазь торбачыклардан үрелеп ясалган чыршы» дигән темага мастер-класс

2020 елның 25 декабре, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучыларга гәҗит торбачыклардан  үреп чыршы ясу буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: кулларның хәрәкәт итү функцияләренә зыян килгәндә вак моториканы яхшырту, гәҗиттән торбачыклар  үрү алымнарын һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру. Буш вакытны дөрес оештыра  белү һәм декоратив гамәли сәнгаткә кызыксыну уяту.

Гәҗиттән торбачыклар ясау һәм алардан спираль рәвешендә декоратив элементлар булдыру кулларның вак моторикасын яхшыртырга ярдәм итә, когнитив функцияләр бозылган очракта, гражданнарның фикерләү эшчәнлеген яхшырта, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның кулларын ою һәм көзән җыерулардан арындыра.

Социаль хезмәт алучылар  гәҗиттән торбачыклар ясау тарихы белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм эшли белү мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Эш барышында  инструктор  гәҗиттән торбачыклар үрү ысулларын күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар, аларның кәефләре яхшырды, киләчәктә  үз куллары белән гәҗиттән, кәгаздән эшләнмәләр ясау теләге барлыкка килүен белдерделәр.

Мастер - класста дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International