ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

18.01.2021 ел. Социаль педагог Смелова Н. А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән С. Прокофьеваның «Тәрбиясез тычкан турында әкият» дигән әкияте буенча уен – драматизация үткәрде.

Максат: этикет турында күзаллау формалаштыру. Дәрестә 7 бала катнашты.

2021 елның  20 январендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан балалар һәм әти – әниләр өчен “Сәламәтлек азбукасы” дигән викторина булып узды.

 

Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Г.И. Миннекаева тарафыннан  наркоманияны профилактикалауга багышланган аңлату чарасы  үткәрелде.

Өлкән яшь – хөкем карары түгел, чөнки бу чорда да үз ялыңны мавыктыргыч итеп оештырырга була. Олы яшьтә дә вакытны күңелле үткәрергә мөмкин, моның өчен бары тик теләк кенә кирәк. Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Өлкән яшьтә – актив озын гомер»дип исемләнгән күңелле стартлар уздырылды. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрәкәт активлыгын һәм аралашучанлыкны үстерү тора. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр, ә ярыш бик күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды, катнашучыларга елмаюлар, дәрт һәм позитив бүләк итте. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, мондый чараларның даими рәвештә үткәрелүен теләделәр.

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында «Бергәләп ясыйк!» дип аталган шәхси шөгыль.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмә.

Яңас Чишмә районында, озаквакытлы карау системасы кысаларында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүнең медицина хезмәткәре,социаль хезмәт алучылар белән акыл эшчәнлеген активлаштыручы күнегүләр үткәрә, шуларның берсе булып шашкалар уенытора. 

Яңас Чишмә районында, озаквакытлы карау системасы кысаларында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүнең медицина хезмәткәре,социаль хезмәт алучылар белән акыл эшчәнлеген активлаштыручы күнегүләр үткәрә, шуларның берсе булып шашкалар уенытора. 

Кышкы уеннар

 

Кыш - өлкәннәр һәм балалар өчен иң яраткан ел фасылларының берсе. Тикмәгә генә түгел, чөнки нәкъ менә ул вакытны саф һавада күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бар.

Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге   карамагындагы балалар да кышның быел бик карлы һәм матур булуына шат,  әмма бик салкын. Шуңа күрә 20 гыйнвар көнне музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н., тәрбиячеләр Тарасова Е. В., Гыйләҗетдинова Г.Р. 26 реабилитант һәм аларның әти-әниләре өчен кышкы эстафеталарны ишегалдында түгел, ә актлар залында үткәрделәр.

Балалар һәм ата-аналар вакытны актив үткәрделәр, күтәренке күңел   һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.

 Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова  «Коронавирус-йогышлы авыру һәм өшү вакытында беренче ярдәм күрсәтү» дигән темаларга әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International