18.01.2021 ел. Социаль педагог Смелова Н. А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән С. Прокофьеваның «Тәрбиясез тычкан турында әкият» дигән әкияте буенча уен – драматизация үткәрде.
Максат: этикет турында күзаллау формалаштыру. Дәрестә 7 бала катнашты.
Балалар әкият тыңладылар. Урман халкы дус булмаган төп герой-тычкан турында әңгәмә кордылар, чөнки ул тәрбиясез булган. Балаларга тычканны ягымлы, яхшы сүзләр әйтергә өйрәтергә тәкъдим ителде. Әкиятнең нәтиҗәсе уңай килеп чыкты, чөнки тычкан тәртипле һәм тәрбияле булды.