Кышкы уеннар
Кыш - өлкәннәр һәм балалар өчен иң яраткан ел фасылларының берсе. Тикмәгә генә түгел, чөнки нәкъ менә ул вакытны саф һавада күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бар.
Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар да кышның быел бик карлы һәм матур булуына шат, әмма бик салкын. Шуңа күрә 20 гыйнвар көнне музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е. Н., тәрбиячеләр Тарасова Е. В., Гыйләҗетдинова Г.Р. 26 реабилитант һәм аларның әти-әниләре өчен кышкы эстафеталарны ишегалдында түгел, ә актлар залында үткәрделәр.
Балалар һәм ата-аналар вакытны актив үткәрделәр, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.