“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Коронавирус- йогышлы авыру һәм өшү вакытында беренче ярдәм күрсәтү» дигән темага әңгәмә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова  «Коронавирус-йогышлы авыру һәм өшү вакытында беренче ярдәм күрсәтү» дигән темаларга әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга коронавирус инфекциясе һәм шәхси куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирү, өшү вакытында беренче ярдәм күрсәтү  турында искә төшерү.

Белгеч, социаль хезмәт алучыларга грипп һәм яңа короновирус йогышлы авыруларының аермасын санап узды, түбәндәге профилактика чараларын: кулларның чисталыгын сакларга, даими рәвештә дезинфекцияләргә, медицина битлеген киеп йөрергә, бүлмәләрне җилләтергә, кеше күп була торган урыннарга йөрмәскә тәкъдим итте. Авыруның симптомнары булган очракта кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм табиб күрсәтмәләрен үтәргә кирәклеген дә кисәтте. Вакытында дәвалау авыруны җиңеләйтергә ярдәм итә.

Әңгәмә ахырында табиб һава шартлары салкын булган очракта,  очлыкларда сизгерлек бозылу белән, гражданнарның өшү куркынычы барлыгын,  шулай ук өшү вакытында кирәкле профилактика чаралары үтәлергә  тиешлеге турында да искәртте.

Чарада егерме биш кеше катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International